Республикада диспансерлаштыру дәвам итә. Кырык яшен узган кешеләргә табиблар ел саен табиб тикшеруен узарга тәкъдим итә. Бу төрле авыруларны, шул исәптән яман шешне башлангыч этапта ачыкларга мөмкинлек бирә.
Диспансерлаштыруның барышы хакында киләсе язмада.
Казан поликлиникасында гадәти эш көне. Регистратурада вакцина ясатырга, терапевтка язылалар. Табиб-пенсионер Маршидә Ибраһимовага диспансерлаштыру турында искә төшерделәр, аның яшендә тикшерүне елга бер тапкыр узарга киңәш итәләр. Сәламәтлек турында даими кайгыртырга кирәк. Күптән түгел ул зур кайгы да кичергән, йөрәк авыруыннан ире вафат булган. Авыруны иртәрәк ачыклап, дәваласалар, аның гомерен коткарып та калып булыр иде.
Пациентларның сәламәтлеген табиблар кайгырта, диспансерлаштыруны узарга чакыралар. Тик кайберәүләр поликлиникага тикшеренергә килергә бик атлыгып тормыйлар. Авырту булмагач, үзләрен сәламәт дип саныйлар. Ә чир кинәт барлыкка килми. Менә бер ирнең йөрәк кардиограммасы. Үзе зарланмаса да, тест йөрәгендә проблемалар булуын күрсәткән.
Менә бу яман шеш буенча амбулатор ярдәм кабинеты. Бер хатын-кыз күкрәгенең рәсемен күрсәттеләр. Ике ел элек барысы да яхшы булган, ә мен быелгы анализлар күкрәктә үзгәрешләр булуын ачыклаган.
Мондый мисаллар да җитәрлек. Соңгы стадиядә яман шешне авыл җирендәге хатын-кызларда күбрәк ачыклыйлар.
Казанда 2020 елда диспансерлаштыруга 83 мең кеше килгән, аларның күпчелеге хатын-кызлар. Башлангыч стадиядәге яман шеш авырулары ачыклану очраклары теркәлгән. Ир-атларда да, хатын-кызларда да кан әйләнеше, эндокрин системасы, сулыш алу органнары, нерв системасы авырулары ешрак очрый.
Хәзер шәһәр һәм район поликлиникаларында пациентларны 18 яшьтән башлап көтәләр, диспансерлаштыруны һәр өч ел саен узарга кирәк. Ә менә 40 яшен тутырган кешеләргә табибка күренергә ел саен килергә кирәк.
Тикшеренү өчен бернинди куркыныч юк. Поликлиникаларда ковидтан тиешле саклану чаралары үтәлә.
Диспансерлашыруның кирәклеген һәркем аңларга тиеш.
Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау да шулкадәр җиңелрәк була.
Алмаз Хәкимов, Татарстан яңалыклары.