2021 елда Казанда 43 мәктәп ашханәсен яңартуга 300 млн сум акча тотылган. Бу хакта «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
Хәзерге вакытта 169 мәктәпнең 113 ендә үз Мәктәп рестораны бар. Ашханәләрне төзекләндергәннән соң утырту урыннары санын 7 меңгә арттырырга мөмкин булды.
Элегрәк Казанның мәктәп ашханәләрендә ресторан форматындагы төшке аш 53,41 сумга төшә. Бу суммага укучы салат, кайнар, икмәк, җиләк-җимеш һәм эчемлекләрдән комплекслы төшке аш ала.