Камал театры янындагы ял мәйданчыгында берсеннән-берсе әһәмиятле,күркәм чаралар уза.Шушы көннәрдә үткәрелгән “Мәдәни мозаика” фестивале моның ачык дәлиле. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Сәхнәдә Татарстан халыкларның фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылары чыгыш ясады.
Шулай ук, фестиваль мәйданында 3D-фотозонасы эшләде. Хәтта төрле милләт халыклары киемнәрен кию мөмкинлеге дә бар иде.
Милли эшләнмәләр һәм «этномаркет» ярминкәсенә беркем дә битараф калмады. Бар эшләнмәләр кулдан ясалган һәм барысыда милли орнаментка нигезләнгән.
Әлбәттә милли киемнәр заманча модага да туры килә ала. Фестивальдә мода күрсәтү мәйданчыгы да булды. Анда 21-нче гасыр кешесенең милли киеме яңача тәкъдим ителде.
Камал театры мәйданында үткән фестиваль тамашачыны милли асылыбызга якынайта.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан Яңалыклары.