Россия Президенты Владимир Путин Минскка октябрь урталарында килергә планлаштыра. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, ул Белоруссиягә БДБ илләре саммитында катнашу өчен килә.
Исегезгә төшерәбез, 9 сентябрьдә Кремльдә Россия һәм Белоруссия Президентларының ике яклы очрашуы узды. Путин сүзләренә караганда, аларның диалог конструктив һәм бай эчтәлекле булды.