Татарстан китап нәшриятыннан өр-яңа проект – “Әдәби автобус” Казан урамнары буенча йөрде. Акциянең кызыклы мизгелләре хәбәрчебез Айзилә Батырханова әзерләгән видеоязмада.
Казандагы 1нче маршрут буенча җәмәгать автобусы гадәттәгечә елга портыннан юлга кузгалды. Бәйрәмчә бизәлгән транспортның юнәлеше шул ук калса да, бурычы – көн дәвамында пассажирларны татар әдәбиятына якынайту.
Әдәби автобусның беренче кунагы Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла пассажирлар белән аралашып, аларга үзенең иң матур шигырьләрен яңгыратты.
Автобус ишекләре ачылуга халыкта бераз гаҗәпләнү булса да, бу караш тиз арада елмаю белән алмашынды.
Күренекле шагыйрьләрнең әдәби әсәрләрен тыңлау мөмкинлеге белән беррәттән әдәби автобуста сәүдә мәйданчыгы да оештырылган иде. Китапларны 15 процентлы ташлама белән алу мөмкинлеге һәркемнең күңеленә хуш килде.
Әдәби автобуска утырып эшкә бару һәркемнең кәефен күтәреп, һәркемнең күңеленә хуш килде.
Айзилә Батырханова, Таһир Хәсәнлв, Татарстан яңалыклары.