Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанда тест режимында эшләтеп җибәрелгән беренче электробусны күрсәттеләр. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде. Рөстәм Миңнеханов электробусларның зур потенциалын билгеләп үтте һәм Европа илләре һәм Кытай шулай ук электр җәмәгать транспортына актив күчә, дип белдерде.
Электробус «КАМАЗ» компаниясе тарафыннан эшләнгән һәм 80 пассажирга исәпләнгән. Яңа электробус 15 июльдән 3 нче троллейбус маршруты буенча-елга портыннан алып Академик Глушко урамына кадәр йөри башлады.