Заманча медицина, уңайлы шәһәр мохиты, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру. Бу мәсьәләләр Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның игътибар үзәгендә булды. Ул Менделеевта шәһәр һәм районны үстерү тәҗрибәсе белән танышты, тәкъдимнәрен җиткерде.
Пандемия сәбәпле кыенлыклар булуга карамастан, районда ел дәвамында төзелеш туктап тормады. Сәламәтлек саклау илкүләм проекты буенча Үзәк хастаханә поликлиникасы заманча җиһазлар белән тәэмин ителде, уңайлы палаталар булдырылды. Югары квалификацияле белгечләр эшли. Медицина хезмәткәрләре монда төпләнеп калсын өчен, җир участоклары бирергә кирәк. Районнан кергән бу мөрәҗәгатьне хәл итү өчен депутат Айрат Зарипов эшли.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе
Быел күп фатирлы ишегалларын да төзекләндергәннәр. Республика президентының “Безнең ишегалды” программасы нигезендә эскәмияләрне алыштырганнар, тротуарларны төзекләндергәннәр, балалар мәйданчыклары ясаганнар, яктырткычлар куйганнар.
Менделеев шәһәрен аркылыга буйга велосипедта йөреп чыгарга була. Трассаларны киңәйткәннәр. Агросәнәгатьтәге уңышлар буенча район республикада 30 урынга күтәрелгән. Актив белән очрашуда район тормышындагы яңалыкларга тукталдылар. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, районда федераль һәм республика президенты программалары уңышлы үтәлә.
Районның тарихы бай. Мирасны архивның яңа бинасында сакларга җыеналар. Әлеге обьектны тантаналы шартларда ачтылар.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары, Менделеев районы.