Казанда «Путешествие мечты — Хыял сәяхәте» поездында катнашучыларны каршы алдылар. Алар — «Большая перемена» дигән Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр.
Конкурс – «Мәгариф» илкүләм проектының бер өлеше. Быел ул ике миллион биш йөз меңнән артык катнашучыны берләштерде. Татарстаннан гына да 80 меңнән артык гариза тапшырганнар. Алар -5-10 нчы сыйныф укучылары, көллият студентлары. Үзләрен командада эшли белү, катлаулы хәлләрдә стандарт булмаган карарлар табуда күрсәтәләр. 12 тематик юнәлеш – экология, журналистика, урбанистика, фән һәм технологияләр конкурсларында катнашалар. Поезд Мәскәүдә старт алды. Түбән Новгородтан соң, Казан аша уза. 20 сентябрьгә кадәр Екатеринбург, Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Чита , Хабаровск, Владивосток шәһәрләренә кадәр бара.