“Казан Экспо” мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы ачылды. Профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү — республикасының сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше һәм өстенлекле юнәлешләренең берсе дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Спорт министры Олег Матыцин ФИНА президенты Хөсәен Әл Мусәлләм танышты.
Форум ачылышында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән ике яңа спорт объекты да тәкъдир ителде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Бүген без ике объектын тәкъдим итәбез: берсе — Кукмарада, икенчесе Казанда, аларның төзелешенә 450 миллионга якын акча тотылды. Алар „Спорт — тормыш нормасы“ программасы нигезендә төзелде. Без илнең Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәбез һәм программа киләчәктә дә дәвам иттерелер дип өметләнәбез
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчыларының Токиода узган Олимпия уеннарында чыгыш ясавы нәтиҗәләре, шулай ук атлетларны 2022 елда Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарына әзерләү турында фикер алышты.
Спорт өлкәсе вәкилләре үзара аралаша торган иң зур форум 11 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.