Кышкы режимга күчтеләр. Көннәрнең салкынаюы сәбәпле, башкалабызның метро станцияләре янында ковидтан вакцина ясау буенчау мобиль пунктлар эшләүдән туктады.
Беренче тапкыр алар 1 июньдә барлыкка килгән иде. Шушы вакыт эчендә бу пунктлар прививка ясатырга теләүчеләр арасында бик популяр булды. Күпләр юл уңаеннан вакцина ясатырга өлгерде. Бик эссе көннәрдә генә мобиль пункктлар эшләмәде. Көннәр җылытса, әлеге пунктлар кабат ачылырга мөмкин.