Татарстанда участок сайлау комиссияләре «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча гаризалар кабул итә башлады.
Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев матбугат конференциясендә хәбәр итте. Үзең өчен уңайлы булган участокта тавыш бирү турында гаризаны 13 сентябрьгә кадәргә тапшырырга мөмкин.
Барлык участок комиссияләре дә кирәкле санда шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Узган елдагы кебек үк, һәрбер сайлаучының керү юлында температурасы үлчәнә. Перчатка, битлек һәм каләм бирелә. Шулай ук кирәкле дистанцияне саклау өчен идәнгә махсус тамгалар да куела.