Осталыкка чикләр юк. Башкалабыздагы 88 нче мәктәптә начар ишетүче балалар катнашында чүлмәк ясау сәнгате буенча осталык дәресе булды. 1 нче сәнгать мәктәбе педагоглары балаларга, аларның ата-аналарына балчыктан әйберләр ясарга өйрәтте.
Балчыктан күп әйберләр ясарга була. Балалар моны үз күзләре белән күрде. Үзләре дә балчыктан әвәләп, чынаяк, савытлар ясады. Беренче коймак төерле була, дигәндәй, әле осталыкка күп өйрәнәсе була. Теләк кенә кирәк.
Мин йөрәк, шулай ук тәлинкә ясадым. Беренче тапкыр гына балчык белән эшләдем.
Чүлмәк ясау осталыгы өчен кул көче, түземлек кирәк. Мәктәп укучылары белән бергә әти-әниләре дә үзләрен эштә сынап карады.
Балага ошады, барысы да үзе теләгәнчә килеп чыкты. Мин дә сөендем. Мастер-класс бик кызыклы үтте.
Осталык дәресе сәнгать мәктәбе алган федераль грант буенча узды. Грант акчасына җиһазлар һәм махсус балчык сатып алганнар.
Балчык әвәләү, аннан әйберләр ясау игъҗтибарны тупларга, түземлеккә өйрәтә. Балаларның иҗади сәләтен ачарга булыша. Бу дәресләр бик файдалы.
Бу-мастер-классның беренчесе иде. Киләсе атнада тагын шундый дәресләрдә балалар осталыкларын шомарту мөмкинлеге була. Үзләре ясаган әйберләрне истәлеккә калдыралар.
Ләлә Зәйнулллина. Ралина Абрамова, Татарстан яңалыклары.