«Синяя птица» дигән популяр телешоуда күп кенә балалар катнашырга хыяллана. Ул сәләтле балаларга талантларын ачу, Мәскәүдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясау, кинога төшү мөмкинлеген бирә.
БЗ smotrim.ru/ptica
Телешоуга сайлап алу кастингы дәвам итә. Кастингта җырлау, бию төрле музыка уен коралларында уйнау, фокус күрсәтү сәләтләре булган, шулай ук акробатик трюклар ясый яки скейтборда оча белгән кыю балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Бер генә шарт – алар 17 яшькә кадәр булырга тиеш. Кастингта катнашу өчен сайтка кереп, алдан гаризалар бирергә кирәк.