<iframe width=»560″ height=»315″ src=»https://www.youtube.com/embed/cr9_a7_kpQc» title=»YouTube video player» frameborder=»0″ allow=»accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture» allowfullscreen></iframe>
Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре милли байлыгыбыз саклансын, үссен, туган телгә һәм халкыбыз тарихына битараф булмасын өчен төрледән — төрле чаралар үткәрелеп килә.
Шундыйларның берсе Татарстан республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Идел яшьләр үзәге белән берлектә үткәрелүче Татар яшьләре көннәре. Әлеге уңайдан оештыручылар матбугат конференциясендә очрашып 14-18 сентябрьгә кадәр Идель яшьләр үзәгендә узачак чара турында сөйләделәр. Төрле төбәкләргә, илләргә таралып яшәүче яшьләр өчен әлеге чара яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык булып тора. Татар яшьләре көннәренә 28 төбәктән 180 делегат килер дип көтелә. Быел Татар яшьләре көннәре 31нче тапкыр үткәрелә.