Башкалабызда мөселман кино фестивале бара. Фестивальне ачу тантанасы быел Казан Ратушасында узды. Кызыл келәм дә бирегә җәелгән иде.
«Родина» кинотеатрында конкурс фильмнары күрсәтелә. Параллель һәм конкурстан тыш программа фильмнарын «Мир» кинотеатрында да карарга мөмкин. Фестивальнең конкурс программасына 50 фильм кергән. Аларны Россия, Франция, Испания, Кытай, Төркия, Иран, Бельгия, Япония, Израиль, Босния һәм Герцеговина, Пакистан, Малайзия, Тунис, Болгария, Катар, Кувейт, Эстония, Бангладеш, Алжир, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Таҗикстан дәүләтләре тәкъдим итә. Конкурс программасы дүрт төп номинацияне үз эченә ала — тулы метражлы нәфис фильм, тулы метражлы документаль фильм, кыска метражлы нәфис фильм, кыска матражлы документаль фильм. Татарстан режиссерлары «Милли конкурс» номинациясенә берләштерелгән.