Алабуга районында авыл хуҗалыгында исәпкә алуны оештырдылар. Белгечләр шәхси хуҗалыкларда күпме зур мал, кош-корт асралуын, бакчада ничә куак үстерелүен – барысын да теркәп бардылар. Исәпкә алу йомгаклары турында киләсе репортажда.
Бакчадагы түтәлләрнең, куакларның, хайваннарның санын алдылар. Алабуга районында авыл хуҗалыгында исәп алу тәмамланды.13 исәпкә алучы ай дәвамында районның барлык авыл торак пунктларын йөреп чыкты. 6 мең шәхси хуҗалык турындагы мәгълүматлар компьютерларга кертелде.
Авыл хуҗалыгы исәбен алуда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар да катнашты.
Белгечләр әйтүенчә, мондый исәп алу авыл хуҗалыгында соңгы структур үзгәрешләрне җентекләп бәяләргә, авылга, зуро аграр һәм фермер хуҗалыкларына, кече ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм аны үстерүнең актуаль программаларын эшләргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәләр ноябрьдә игълан ителергә тиеш.