Узган атнаның төп вакыйгасы-Белем көне. Беренче сентябрьдә республикада беренче тапкыр парта янына 55 меңнән артык бала утырды. Президент, Парламент Рәисе, шулай ук Дәүләт Советы депутатлары мәктәп линейкаларында, шулай ук яңа уку йортлары ачылышында катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» бистәсендә яңа мәктәп укучыларын котлады, ә Фәрит Мөхәммәтшин Арт-Сити микрорайонында заманча күппрофильле «УНБЕР» лицеенда булды.
Яңа уку йортында күп төрле яңалыклар.188 нче лицейда интерактив дәресләр укучыларга тагын да күбрәк белем алырга мөмкинлек бирә.
Монда барысы да яңа. Заманча җиһазландырылган кабинетлар, экологик белем бирүгә аерым игътибар.
“Бионика” лицеендагы беренче тантаналы линейкада Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Башкалабызда 11 нче күп профильле лицей да ачылды. Ул«Унбер» дигән исемне йөртә. Заманча уку сыйныфлары, спорт мәйданнары, бассейннар, лабораторияләр бар. Тантанада Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Үзләренең мобиль кушымталарыннан файдаланалар. Ул укучыларга өстәмә мәгълүмат алырга, ә укытучылар белән ата-аналарга оператив аралашырга мөмкинлек бирә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен аерым сыйныфлар бар. Алар инклюзив укыту программасы буенча шөгыльләнә. Лицей 1500 укучыга исәпләнгән.
***
Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай һәм Сарман районнарында бөртеклеләрне җыеп алу йомгаклары, фермерларның уңышлары, яңа социаль учреждениеләр һәм яңа уку елына әзерлек танышты.
Азнакайның яңа микрорайонында «Сандугач» балалар бакчасы «Демография» милли проекты буенча ике ел элек төзелгән иде. Ул мәктәпкәчә учреждение эталоны. 29 видеокамера, сак төймәсе.
Белем бирү ике дәүләт теле һәм инглиз телендә алып барыла. Грант акчасына берничә белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.
Азнакайлылар өчен «Безнең ишегалды» Президент программасы аеруча мөһим. Алиш урамындагы күп фатирлы йортлар 60 ел элек төзелгән-бу нефть эшчеләр бистәсенең иң беренче торак массивы. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин бу йорт яны территорияләре, балалар мәйданчыклары, парковкаларның яңартылуын, яшелләндерүне уңай бәяләде.
Быел Сарман игенчеләре яхшы эшләде. Җәйге корылыкка карамастан, бөртеклеләрдән яхшы уңыш җыеп алдылар. Шикәр чөгендере, кукуруз һәм яшелчә культураларын җыю дәвам итә.Фәрит Мөхәммәтшин агрофирмалар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда терлекләрнең баш санын саклап калу темасын кузгатты, шулай ук җирле җитештерүчеләр белән аралашты.
Сарманда Хәләл стандартлар буенча ит җитештерәләр. Барлыгы 25 төр продукция. Җитештерүчеләр дин әһелләре белән бергә эшкәртүнең барлык нормаларының үтәлешен катгый күзәтәләр.
Биредә Президент программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Әйтик, Юлтимер авылында быел заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Анда авыл халкына медицина ярдәме күрсәтәләр, киң зал җирлекнең көнкүреш-яшәеш проблемалары буенча фикер алышу урыны да булып тора.