Тиздән бөтендөнья «Татарча диктант» чарасы үткәреләчәк. Тулырак мәгълумат Искәндәр Гыймалтдинов репортажында. Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашучыларга диктант язу өчен өч көн бирелә. Россия регионнарында, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында иҗтимагый берлекләр оештырган мәйданчыкларда язырга мөмкин була.
Чарада яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына бәйле булмастан, теләге булганнарның барысы да катнаша ала.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.