Татарстанда Дәүләт Думасына сайлау бюллетеньнәрен сайлау участокларына китерә башладылар. 6 миллионнан артык бюллетень якын көннәрдә барлык территориаль сайлау комиссияләренә тапшырыла.
Шуннан соң аларны участок сайлау комиссияләренә тараталар. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевның әйтүенчә, бюллетеньнәрне участокларга тарату – киләсе сайлауларга әзерлекнең мөһим өлеше булып тора. Бюллетентьнәрне тапшыруны Үзәк сайлау комиссиясе әгьзалары ныклы контрольдә тота. Бюллетеньнәр районнарга махсус сак астында җибәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар 17нче, 18 нче һәм 19 сентябрьдә була.