Казанда 2022 елда узарга тиешле махсус кышкы Олимпиаданы 2023нче елга күчерделәр. Ярышларда үсеш ягыннан үзенчәлекле булган яшь спортчылар катнаша.
Илебез спорты тарихында беренче тапкыр мондый ярышларны Казан кабул итәргә тиеш иде. Башкалабыз 2022 елның гыйнварында махсус кышкы Олимпиадага 1900гә якын атлетның килүенә әзерләнде.Пандемия сәбәпле, күп кенә илләр делегацияләре үз спортчыларының сәламәтлеге өчен курыкты. Special Olympics һәм Олимпиаданың оештыру комитеты вәкилләре арасында даими сөйләшүләр алып барылды. Нәтиҗәдә ярышларны бер елга кичектереп торырга килештеләр.