2021 елда Татарстан бюджетыннан субсидия формасында бирелә торган грантларга республика конкурсы йомгаклары ел азагына кадәр билгеле була. Конкурсның һәр юнәлеше буенча экспертлар билгеләнде. Барлык гаризалар да формалаштырып бетерелгәч, алар эксперт комиссиясе аша узарга тиеш. Конкурсны уздыруга республика бюджетыннан 35 миллион сум акча бирелгән. Ул гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм тормыш сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру юнәлешләре буенча үткәрелә.