Башкалабызда 11 нче күп профильле лицей да ачылды. Ул«Унбер» дигән исемне йөртә. Заманча уку сыйныфлары, спорт мәйданнары, бассейннар, лабораторияләр бар.Тантанада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Үзләренең мобиль кушымталарыннан файдаланалар. Ул укучыларга өстәмә мәгълүмат алырга, ә укытучылар белән ата-аналарга оператив аралашырга мөмкинлек бирә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен аерым сыйныфлар бар. Алар инклюзив укыту программасы буенча шөгыльләнә. Лицей 1500 укучыга исәпләнгән.