Россиянең Европа өлешенә якын көннәрдә ультраполяр салкын һава торышы үтеп керә.
Салкын атмосфера фронты Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендәге өлкәләргә килеп җиткән. Бу хакта «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзенең Инстаграм битендә яза.
Бу фронт яңгырлар һәм яшеннәр алып килә.
«Фобос» үзәге белгечләре фаразлавынча, киләсе атна башыннан тагын да ныграк суыта: температура нуль градус тирәсе булачак.