Бүгеннән башлап Казанның җир өсте җәмәгать транспортында «Мир» картасы буенча йөрү 6 сумга арзанрак була. Контактсыз карталарны куллану җайланмалары белән җиһазландырылган трамвай, троллейбус һәм автобуста арзан бәядән йөрергә мөмкин.
Ташламадан файдалану өчен картаны терминалга кую да җитә. Юл бәясе алты сумга кими. Акция 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.