Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр өчен махсус курслар оештырылды. Алар җитештергән товарлар ярминкәсе дә кулланучыларда кызыксыну уятты. Күннән, агачны чокып ясалган әйберләр, дизайн материаллары, курчаклар, башка товарлар тәкъдим ителде.
Гөлнара Галәветдинова дүрт ел элек үзмәшгуль булып теркәлгән. Башта беләзекләр ясый, соңрак йомшак уенчыклар тегә башлый.Хәзер останың коллекциясендә йөзләгән төрле әйбер бар – һәрберсен яратып эшләгән. Иң мөһиме Гөлнара ясаган яки теккән һәр әйбер сатып алучыларның күңелләренә хуш килә.
Илнең төрле төбәкләреннән 70кә якын оста агачтан, тиредән ясалган дизайн әйберләрен, көнкүреш кирәк-яракларын тәкъдим итте. Альбина Хан төрле зурлыктагы һәм формадагы сумкалар тегә. Алар төрле төстә, әллә кайдан күз явын алып, үзләренә җәлеп итәләр.
Хәзер Татарстанда йөз кырык меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә. Эшчәнлекнең иң популяр юнәлешләре-пассажирлар йөртү, фатирларны арендага бирү, репетиторлык, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнү. Шунысы мөһим, алар ярдәмгә өмет итә ала.
Форум инде өченче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты-үзмәшгуль кешеләргә продукцияне тәкъдим итүдә булышу. Моның өчен республикада микрофинанслау һәм субсидияләү программалары бар. Кирәк булганда, белгечләр киңәшләре белән дә ярдәм итә, маркетингка чыгара.
Ралина Абрамова, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.