Быел республика игенчеләре 2 миллион 300 мең тонна ашлык җыеп алды. Иртә яздан башланган коры эссе һава шартларында игенчеләр сынатмады. Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров урып-җыю нәтиҗәләренә йомгак ясады.
Бу кадрларда «Алексеевский» предприятиесе игенчеләре бөртекләрне соңгы гектарларда суктыра. 55 мең гектарда ашлыкны җыеп алдылар. Яңа технологияләрдән башка бу кадәр уңыш җыеп алмаган булырлар иде.
Игенчеләргә хәлдән килгәнчә булыштылар. Агитбригада кырда игенчеләргә концертлар куйды. Атна саен район башлыгы исеменнән иң яхшы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды. Бер премиягә әле комбайнда беренче елын гына бөртек суктырган Инсаф Хәлилов та лаек булды.
Алексеевск районы игенчеләре 103 мең тонна ашлык җыеп алып, республикада беренче урынга чыкты. Чистай һәм Арча игенчеләре алардан беразга гына калышты.
ГЕО: Казан 31.08.2021
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында күрсәткечләрне чагыштырып, анализ ясыйлар. Заманча агротехнологияләр кулланылмаса, мондый уңышны алып булмас иде, дип саный министр.
Хәзер хуҗалыкларда бөртеккә һәм силос салу өчен кукуруз уралар, бәрәңге, шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Татлы тамыр уңышы узган елгыдан 45 процентка кимрәк. Мондый һава торышы шартларында агросәнәгатьне иминләштерүнең бәясе зур.
ГЕО: Казан
Өстәвенә, кече хуҗалыкларга дәүләт моңа кадәр күрелмәгән ярдәм күрсәтә.
Бәрәңге, яшелчә бәяләре сизелерлек артмас дип көтелә. Ярминкәләрдә аларны арзанрак бәядән саталар. Беренче ярминкәләр 11 сентябрьдә була. Икмәк салучыларга социаль ипи җитештерүне субсидияләүне дәвам итәләр, ә сәүдә итүчеләргә ягулык – майлау материалларына чыгымнарны компенсациялиләр. Көз дәвамында шәһәр халкына фермер продукциясен арзан бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге була.
Дмитрий Второв, Никина Граханцев, Татарстан яңалыклары.