Сергей Старостин Татарстан прокурорының беренче урынбасары вазыйфасыннан азат ителде. Президент Владимир Путин сишәмбе көнне тиешле указга кул куйды.
Старостин бу вазифаны 2014 елның февраленнән башкарган. Моңа кадәр ул Татарстанның махсус режимлы объектларында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча Казан прокуроры булган иде.
Сергей Старостин озак еллар Яр Чаллыда эшли. 1992-2007 елларда ул Казанның Ленин районы прокуроры ярдәмчесе, Чаллы прокуроры урынбасары вазыйфасын башкара, шулай ук эчке эшләр органнарының процессуаль эшчәнлеген һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү буенча республика Прокуратурасы бүлеге башлыгы була.