«Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Илаһи сүз хозурында” дип исемләнгән рәссам, каллиграфия остасы, Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы — Гөлназ Исмәгыйлеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Гөлназ Халыкара дәрәҗәдә республиканың каллиграфияне үстерү мәктәбен лаеклы күрсәткән рәссамнарның берсе. Тулырак хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина репортажында.
Гөлназ Исмәгыйлева — озак еллар Төркиядә укып, әлеге сәнгать төрен үзләштерә. Бүгенге күргәзмәдә авторның 10 ел дәвамында иҗат иткән 30дан артык эше – тугра, шәмаилл, орнаментлау эшләре тәкъдим ителә. Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең Ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга җиткерә.
Ул хезмәтләре белән Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Иран илләрендә үткәрелгән илледән артык күргәзмәдә чыгыш ясаган.
Күргәзмә Ислам мәдәниятенең үсештә булуын тагын бер кат раслый. Гөлназ гарәп каллиграфиясендә булган төп алты язу стиленең һәрберсен кулланып эшли. Кайбер эшләрне иҗат итү берничә айга сузылырга мөмкин, шуңа күрә алар зур сабырлык һәм игътибар таләп итә.
Күргәзмә ике ай дәвам итә. Шәһәребез халкы, чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән кунаклар аны күрә ала.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов.Татарстан яңалыклары.