Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады

01.09.2021
12 июнь – дәүләтебез өчен зур бәйрәм

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле мөгаллимнәр! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын зур бәйрәм — Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Еллар узган саен күп кенә вакыйгалар күңелебездән югала, әмма мәктәп еллары, югары уку йортларында белем алган чор — беренче ачышлар һәм җиңүләр, укуда, фәндә, спортта ирешелгән казанышлар, рухи идеалларга тугрылык, ихлас дуслык һәм беренче саф мәхәббәт турындагы хатирәләр һич онытылмый.

Новости СМИ2

Укытучыларыбызны, остазларыбызны элеккечә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз, алар безгә мәгърифәт дөньясына юл ачты, олы тормыш дәрьясында югалып калмаска өйрәтте, иң күркәм шәхси сыйфатларыбыз алар йогынтысында тәрбияләнде.

Бүген бик күп малайлар һәм кызлар гомерендә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларның киләчәктә зур һәм куәтле ватаныбыз — Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары, күпмилләтле Татарстаныбыз, үзләре туган һәм яшәгән шәһәр-авылларының чын патриоты булачагына шикләнмим.

Балаларга һәм үсмерләргә гаиләдәге, мәктәптәге, республикадагы, тулаем ил күләмендәге вакыйгаларда аларның да катнашы булуын аңлату хәзерге заманда аеруча җитди игътибар таләп итә.

Яхшы, сыйфатлы белем алырга теләгән һәркемгә Татарстанда барлык шартлар бар. Моның нигезен заманча матди-техник база булдырылу, фән өлкәсендә киң мөмкинлекләр ачылу һәм, иң беренче нәүбәттә, укытучыларыбызның, мөгаллимнәр һәм профессорларыбызның, тәрбиячеләр һәм тренерларыбызның тырыш хезмәте тәшкил итә.

Новости СМИ2

Республикабызда «Мәгариф» илкүләм проекты, заманча мәктәпне һәм цифрлы нигезгә корылган мәгариф даирәсен үстерү программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Мөхтәрәм Беренче Президентыбыз, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Адымнар» полилингваль мәгариф комплекслары ачыла.

Мондый гамәлләрнең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әһәмияте аеруча арта. Бу өлкәдә югары казанышларга ирешүебез киләчәккә ышанычыбызны тагын да ныгыта.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә намус белән эшләүче, үз үрнәкләрендә яшьләргә шәфкатьлелек, игелеклелек сабаклары бирүче, гыйлемгә омтылыш, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт уятучы һәркемгә ихлас йөрәктән бик зур рәхмәт!

Новости СМИ2

Яңа уку елы җәмгыятебезгә яңадан-яңа мәгърифәти һәм фәнни казанышлар алып килсен! Сезгә чын йөрәктән тынычлык, бәхет, сәламәтлек, иминлек телим! Белем көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар!» диелә котлауда.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Ислам мәдәнияте музеенда “Илаһи сүз хозурында” күргәзмәсе эшли

Ислам мәдәнияте музеенда “Илаһи сүз хозурында” күргәзмәсе эшли

Путин видеоконференция режимында Франция компанияләре җитәкчеләре белән фикер алышты

Путин ТР прокурорының беренче урынбасары Сергей Старостинны эштән азат итте

Яңалыклар (28.05.21)

Яңалыклар (1.09.21)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+