Башкалабызның Милли китапханәсендә Туган телләр һәм Татарстан Республикасында Халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында «ЭтноСтартапФорум» узды.
Әлеге форум милли компонентлы халык кулланышы продукциясен җитештерү аша Россия халыклары мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Иң мөһиме яшь эшмәкәрләргә аларның инициативаларын ачыклау, ярдәм итү, алга этәрү буенча мәйданчык. Форум Казанда 18-35 яшьлек 100 катнашучыны җыйды. Катнашучылар бөтен Россиядән килгән. Этник проектларны Пермь крае, Марий Эл, Мордовия, Удмурт республикасы, Түбән Новгород, Оренбург, Ульян өлкәсе вәкилләре тәкъдим итте. Өч көн дәвам иткән форумда яшь эшмәкәрләр тренинглар һәм мастер-класслар үтте, әйдәп баручы эшмәкәрләр белән аралашты. Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары
Иң яхшы товарлар Республика көнендә шәһәрнең үзәк мәйданчыкларында тәкъдим ителде.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.