Буа районында 63нче мәчет ачылды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Буа районында 63нче мәчет ачылды

30.08.2021
Буа районында 63нче мәчет ачылды

Изге Мөхәррәм аенда Буа районында 63нче мәчет үз ишекләрен ачты. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветераннар Советы җитәкчесе Марс Алиев ярдәме белән Иске Тинчәле авылында Аллаһ йорты ачылды. Авыл халкы белән беренче намаз тавышларын хәбәрчебез Айзилә Батырханова да тыңлап кайтты.

Илаһи азан тавышы яңгыраган яңа мәчет изге җомга көнендә авыл халкын иман нурын иңдерергә чакыра. Олысы да кечесе дә бүген Аллаһ йортына ашыга.

Новости СМИ2

Моннан бер ел элек булачак мәчетнең нигезенә дога кылына. Бер ел төзелеш эшләре бара. Урыны да очраклы гына сайланмаган. Бу иганәче, Буа яктшлык җәмгыяте әгъзасы Марс Алиевның туган нигезе.

350 елдан атык тарихы булган Иске Тинчәле авылын динле халык дип ышанып әйтергә була. Авыл зур – 300гә якын кеше яши. Элек тә биредә 6 мәчет эшләп килгән. Бүгенгесе көндә бу авылның икенче мәчете.
Данлыклы шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү максатыннан, мәчеткә ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе булып эшләгән Кыям Абрамов исеме бирелә.
Мәчетнең гомуми мәйданы 120 квадрат метр, биеклеге 27 метрны тәшкил итә. Проект авторы – тамырлары белән шушы нигездән чыккан архитектор Рөстәм Гыйлметдинов. Төзелеш эшләрендә Иске Тинчәлеләр һәм Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре бик актив катнашкан. Бүген аларның һәрберсенә рәхмәт әйтелде.
Казандагы Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов тарихка күз салып, Марс Алиевны меценат Ибрахим Юнысов белән чагыштырды. Заманында ул да бит мәчет салдырып, Шиһап Мәрҗәнине хәзрәи итеп билгели. Кыям мәчетенә исә имам итеп Хадиятулла Вазыйх улы билгеләнде.
Тантаналы ачылыштан соң, авыл халкы яңа мәчеттә беренче өйлә намазын укыды.
Айзилә Батырханова, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Арчада беренче тапкыр #ӘдәбиСабантуе узды

Арчада беренче тапкыр #ӘдәбиСабантуе узды

Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышын уздырды

Путин Лукашенконы туган көне белән котлады

Матбугат күзәтү

Матбугат күзәтү

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+