Татарстан Республикасы милли музее үзенең җәйге сәхнәсендә, тамашачылары өчен төрледән –төрле программалар әзерләп һәрдаим тәкъдим итеп тора. Чираттагысы татар компазиторы, пианист Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Әлеге матур тамашаны хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та карап кайтты.
Кешелек тарафыннан музыка уен кораллары бик борыңгыдан уйлап чыгарыла башлаган һәм һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге музыка уен кораллары кулланышта тора. Татар халкының бөек талантлары уйнаган музыка уен кораллары милли музейларда саклана. Дөрес төгәллек: Рөстәм Яхинның 100 еллык юбилее уңаеннан Милли музей музыка уен кораллары күргәзмәсе дә оештырып тамашачыларыбыз хозурына тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәдә вертоуз гармунчы Фәйзулла Туишев гармуннары, бөек композитор Нәҗип Җиһанов уйнаган домра, легендар дирежер Нотан Рахлин коллекциясыннан музыка уен кораллары, һәм, әлбәттә, Рөстәм Яхинн уйнаган рояль куелган.
Рөстәм Яхин – күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар композитор мәктәбе үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Бүгенге көндә Рөстәм Яхин иҗаты – татар милли классикасы, ә аның исеме исә милли тарихның бер өлеше булып тора.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.