30 августта, Татарстан традицион рәвештә республика көнен билгеләп үтә. Күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да кунакларны һәм шәһәр халкын зур бәйрәм программасы көтә. Әйдәгез, кыскача гына башкаладагы иң кызыклы чараларга карыйк.
Төп үткәрү урыны «Казан»гаилә үзәге янындагы территория булачак. Иртәдән «ике Кремль» мотофестивале старт ала. Мотофристайл шоу һәм «Хитобои»төркеме чыгышы. Алга таба мотоузышны шәһәрнең үзәк урамнарында күрергә мөмкин булачак. Көн уртасында Кабан күленең яр буенда «Милли кием» милли костюм фестивале уза. Казан Кремле янында Tat Cult Fest шәһәр мәдәнияте һәм сәнгать фестивале старт ала. «Аигел», Elektro Hafiz, Гвидо Мебиус, Vatannar артистлары чыгыш ясаячак.
Кичен Кремль урамында республиканың бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясаячак, ә Башкарма комитет бинасы балконнарыннан Казан театрлары артистлары шигырьләр укыячак. «Казан» гаилә үзәге янында Зур концерт — Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Brainstorm һәм Cream Soda төркемнәре. Быел беренче тапкыр казанлылар өчен салют кына түгел, ә музыкаль пиротехника тамашасы әзерләнгән.