Россия Федерациясенең оборона министры Сергей Шойгу һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Казанда Оборона министрлыгы госпиталенең нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, югары технологияле медицина учреждениесе Казанның Оренбург трактында — олылар һәм балалар республика клиник хастаханәләре белән рәттән урнашачак. «Госпиталь 150 урынга исәпләп төзелә», — диелә әлеге хәбәрдә.