Россия Президенты Владимир Путин Россия Бокс берләшмәсе вәкилләрен бишенче Халыкара бокс көне белән котлады. Аның сүзләренә караганда, Россиядә бокс аеруча популяр, чөнки ул ихтыяр тәрбияли, характерны чыныктыра, бары алга барырга һәм җиңәргә өйрәтә.
«Безнең илдә бу искиткеч, ачык көрәш төре бик популяр. Чөнки ул кешедән чыдамлык һәм яхшы әзерлек таләп итә, ихтыяр тәрбияли, характерны чыныктыра, алга барырга һәм җиңәргә өйрәтә», — дигән сүзләрен китерә РИА Новости дәүләт башлыгының.