Каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тоткынлыгында җәзалап үтерелүләренә 77 ел. Бөек Ватан сугышы елларында әсирлектә дошманнарга каршы көрәшне дәвам иткән батырлар онытылмый.
Муса Җәлилнең монументы янында җәлилчеләрне искә алдылар. Монументка чәчәкләр салдылар. Шагыйрьнең үлемсез шигырьләре, җырлары яңгырады, театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Ә Муса Җәлилнең музей-фатирында кызы Чулпан, оныгы белән очрашу узды. “Безнең каһарманнар” акциясе бунгча үткән очрашу яшь буында онытылмаслык тәэсирләр калдырды.