Казансу яр буеның ике яңа участогы 30-нчы августта-шәһәр һәм Республика көнендә ачыла. Хәзер анда төзелеш эшләре бара. Кремльдән алып Киров дамбасына кадәр җәяү йөрү зонасы һәм юл участогы-Милли китапханә бинасыннан алып Миллениум күперенә кадәр-әлегә ябык.
Кремльдән алып Киров дамбасына кадәр участокта плитәләр салалар, коймалар буыйлар, чәчәкләр үстерәләр.Тиздән су буенда җәяүлеләр зонасы, ял итү өчен урыннар булган яшел амфитеатр, эскәмияләр барлыкка килә. Икенче яңартылган участок-Татарстан Милли китапханәсеннән Миллениум күперенә кадәр юл. Берничә көннән соң гына биредә футбол һәм пляж волейболы өчен мәйданнар барлыкка килә. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен Подлужная урамыннан яр буе ягына таба тагын дүрт сукмак ачыла. Аларны пыяла аудиоинсталляцияләр бизәячәк.