Мошенникларның ерак арадан телефон карталарыннан акча урлауларыннан ничек сакланырга? Телефоннан онлайн операцияләр башкарганда, шулай ук социаль челтәрләрдәге шикле сайтларга кергәндә, нинди саклык чараларына игътибар итәргә?
“Татаринформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә замана угрыларыннан саклану чаралары турында сөйләделәр. Хәзер дистанцион мошенниклык очраклары арта. Һәр дүртенче җигнаять шуларгпа бәйле. Алдакчылар тозагына өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә эләгә. Чөнки мошенниклар җиңел акча эшләп табуның мең төрле алымын тәкъдим итәргә мөмкин. Үзләрен банк хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, картаданбанктан законсыз акча алынуы турында шалтыратып, карта номерларын раслауны сорыйлар. Товарга интернет аша заказ биргәндә, төрле игъланнар белән сайтларда да алдап була. Хокук саклаучылар социаль челтәрләрдә һәм почта сервисларында парольне саклауга аерым игътибар бирергә киңәш итә.