«Демография» илкүләм проектының «Спорт –тормыш нормасы» федераль проекты буенча, быел Татарстанның дүрт районында ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары ачыла. Алар Нурлат, Яшел Үзән, Чистай, Биектау районнарында урнаша.
Кукмарада универсаль спорт залы төзелеше тәмамланды. Казанның 130 нчы урта мәктәбе территориясендә физкультура-сәламәтләндерү комплексы, шулай ук стендка һәм пулядан ату буенча спорт мәктәпләре җиһазлар белән тәэмин ителде. Татарстан һәм Россиянең спорт резервын әзерләүче 10 спорт оешмасына җиһаз, инвентарь, экипировка һәм 5 Ford Focus микроавтобусы сатып алынды. «Демография» илкүләм проекты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санын 55 процентка кадәр җиткерү бурычын күздә тота.