Көннәрнең коры һәм артык эссе торуы сәбәпле, Идел буе төбәкләре урманнарында янгын чыгу куркынычы саклана. Җәйге чорда Татарстан урманнарында 14 янгын очрагы теркәлгән. Зур янгыннар күзәтелмәсә дә, саклану чараларын күрергә, янгыннарны сүндерергә даими әзерлектә торырга кирәк.
Марий республикасы урманнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Самара, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләрендә дә хәл куркыныч. Янгыннарны сүндерүдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус техникасын кулланалар.
Республиканың көньяк-көнчыгышында да киеренкелек. Лениногорский һәм Әлмәт районнарында янгыннар булды.
Күрше төбәкләр урманнарында янгыннар булу сәбәпле, Казанда, республикабызның кайбер башка районнарында һавада төтен, корым исе таралу очраклары күзәтелде. Һаваның чисталыгын урыннарда экологларның күчмә бригадалары тикшерә.
Татарстан Президенты шәһәр-район җитәкчеләренә янгыннарны катгый контрольдә тотарга өндәде.
Фәнис Мөхәммәтов, Никита Граханцев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.