Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.
Анда Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек буенча семинар уза. Катнашучылар төркемнәргә бүленде. Мәгариф системасында уку процессын укучылар һәм укытучылар өчен уңайлы итү турында фикер алыштылар. Моңа мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау да ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.