Сәләтле татар яшьләре зур концерт оештырырга җыена. Анда Татарстан йолдызлары да катнашыр дип көтелә. Исемлектә – Рамил Галимҗанов, Ризат Зарипов та бар. Бәйрәм ачык һавада үтәчәк. Кайда һәм кайчан? Түбән Камадан Гөлия Нигьмәтуллина репортажы.
Түгәрәк өстәл артында – Түбән Каманың актив татар яшьләре. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә алар ачык һавада концерт оештырырга уйлыйлар. Программа инде төзелгән. Анда Татарстан йолдызлары да катнашачак.