Тагын бер атнадан яңа уку елы башлана. Укытучыларнын традицион август конферениясе зур оешканлык белән узды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Татарстан радосының иртәнге турыдан-туры эфиры мәгариф темаларына багышланды. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин уку елына әзерлекнең торышы, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, яңа ачылган мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре турында сөйләде. Август конференциясе йомгакларына аерым игътибар итте. Радиотыңлаучыларның укытучы һәм тәрбиячеләрнең абруен көчәйтү, ата-аналарның җаваплыгын арттыру кирәклеге турындагы четрекле сорауларга җаваплар да бирде. Студия кунагына без дә сораулар белән мөрәҗәгать иттек.