Бүген Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар, шулай ук Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау алды агитациясе старт алды. Быел сайлаулар өч көн – 17 нче, 18 нче, 19 нчы сентябрь көннәрендә уздырыла. Депутатлыкка кандидатларның сайлау алды платформаларын алдан белеп тору һәр сайлаучыга да бик мөһим.
Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Безнең каналда иртәгәдән сайлау алды дебатлары башлана. Депутатлыкка баручы кандидатларның фикер сөрешен, тормышка карашларын hәм, әлбәттә инде, вәгъдәләрен белеп торырга телүчеләр өчен ул тапшырулар кызыклы булыр дип беләм. Ни генә дисәк тә, быелның 17-19 сентябрендә үтәчәк сайлауга үз кандидатларын тәкъдим итүче партияләрнең саны гына да 14не тәшкил итә. Сайлауга аңлап, кем өчен тавыш бирергә икәнлегенә төшенеп бару өчен дә кирәк ул бәхәсләрне карау. Безне атнаның hәр сишәмбе hәм чәршәмбе көннәрендә “Яңалыклар” чыгарылышыннан соң карый аласыз.