Бүген Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе уза.
Ел саен бу вакытта укытучылар бергә җыела, мәгариф мәсьәләләрендәге яңа тенденцияләр турында фикер алышырга, киләсе уку елына планнар билгеләргә.
Бу фикер алышуларның төп темасы « «Татарстанда заманча белем бирү, һәркем өчен мөмкинлекләр» – Укыту аспектлары һәм, әлбәттә, балаларны укыту уза торган мәйданчык турында сөйләштеләр.
***
Бүген республикада яңа заманча мәктәпләр күп, шуларның берсе – Актанышта «Адымнар» полилингваль комплексы ачыла.Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыклары, республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми кунаклар катнаша.
Күп телле мәктәп челтәр хезмәттәшлеге кысаларында 6нчы, 3нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен дә берләштерә. Мәктәптә фәннәрне укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак. 5-11 сыйныфларда сыйныфтан тыш чара буларак гарәп теле дә укытылачак.