Казан дәүләт мәдәният институтында Китапханәче факультетына бюджет урыннарына өстәмә кабул итү оештырылган.
2021/2022 уку елында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Югары белем бирү программалары буенча бакалавриат, белгеч, магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында» боерыгы нигезендә югары уку йортларына абитуриентларны кабул итүнең яңа кагыйдәләре кертелде. Абитуриент 2 дән алып 10 юнәлешкә кадәр беръюлы гариза бирә ала. Бу бюджет ураннары буш калуының бер сәбәбе ди белгечләр. 18 августтан 24 енә кадәр мәдәният институты китапханә — мәгълүмат эшчәнлеге факультетына өстәмә кабул итү кампаниясен оештыра. Кабул итү конкурс нигезендә уза.