20 августта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның кырыктан артык эше куела. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агенлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.0 августта Казанның Ислам мәдәнияте музеенда күргәзмә ачыла
Күргәзмәдә урын алган хезмәтнең һәркайсында тирән мәгънә ята. Алар арасында Коръәни Кәрим аятьләреннән өзекләр кергәннәре, пәйгамбәребез хәдисләренең үрнәкләре төшерелгәннәре дә бар.Оештыручылар сүзләренчә, күргәзмә 2 ай дәвам итәр дип ниятләнә.
«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә авторның тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре тәкъдим ителә. Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең Ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга җиткерә.