Баллы, сусыл һәм телеңне йотарлык. Кызыл Чапчак авылы фермеры менә шундый кавыннар үстерә. Равил Бәдретдинов әлеге җимешне быел беренче тапкыр утыртып караган. һәм тонналап уңыш алырмын, дип уйламаган да. Кавыннарның тәмен безнең хәбәрчебез Раушания Сибатова да белеп кайтты.
Җылы якларда гына шаулап үскән кавын Кызыл Чапчак авылында да уңыш бирер, дип фермерның төшенә дә керми. Татлы җимешне аңа Үзбәкстаннан килгән эшчеләр үстереп карарга тәкъдим итә. Орлыкларын да шуннан кайтарталар. Һәм 1 гектар мәйданда чәчәләр.
Кавынга җире дә килешкәндер инде. Бу җир утыртылмаган озак ял иткән җир аннары соң Зәй суы килешкәндер, дип уйлыйм. Яңгыр булмады бит быел. Зәй суы сиптек тә сиптек.
Кавыннар кило ярымнан алып 4 килограмга кадәр авырлыкта булып үсәләр. Ныклап өлгерсеннәр өчен Равил абый аларны җыеп, үлән белән каплап тора.
Бүгенгә фермер 3 тоннага якын кавын үстергән. Сатып алучылар Яр Чаллы, Зәйдән килгән.
Хәзер без кавынның тәмен белеп караячакбыз, Кызыл Чапчак авылында үскән кавын нинди микән ул? тәме кибеттә, базарда сатылган кавыннан бернәрсә белән дә аерылмый.
Татлы җимешне Равил Бәдретдинов киләсе елда да утыртырга ниятли. Кавыннан тыш, фермер яшелчә – петрушка, салат, кабачки да үстерә.