Быелгы гадәттән тыш эссе җәй үсемлекләргә төрлечә тәэсир итте. Тулаем авыл хуҗалыгы зур югалтулар кичерде. Ә менә уңган бакчачыларга ел отышлы булды: кавын-карбыз, виноград кебек җылы яратучы үсемлекләрнең уңышы мул. Алма да күп. Бүген православие динендәгеләр традицион алма бәйрәмен билгеләп үтә.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры быелгы җәйнең үзенчәлекләренә, бакчаларда үстерелгән уңышны саклауга әзерләү, үсемлекләрне корткычлардан саклау мәсьәләләренә, бакчачыларның хәзерге мәшәкатьләренә багышланды. “Россельхознадзор”ның Татарстандагы филиалы авыл хуҗалыгы үзәгенең махсус лабораториясе җитәкчесе Айгөл Габдрахманова бакчачыларга күп кенә киңәшләрен бирде. Без дә студия кунагына сораулар белән мөрәҗәгать иттек.