Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать!16 августта татарның мәшhүр композиторы, Татарстан Республикасының гимн авторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулды.
Милли музыка өлкәсендә борылыш ясаган, кабатланмас мирас калдырган шәхесебезнең бай мирасын барлау, аларны халык хәтерендә яңартып тору җәхәтеннән “Татарстан” радиосы коллективы бу атнада чираттагы проектын башлап җибәрде.Шушы хакта тәфсилләбрәк сөйләшү өчен без бүген студиягә радионың әдәби-сәнгать редакциясе баш мөхәррире Нәсим Акмалны чакырдык.
Рөстәм Яхин халыкның бәгреннән чыккан моңнарны җыр итеп калдырды. Аның ул әсәрләре бүген дә безгә яшәргә көч бирә, асылыбызны оныттырмас өчен дога булып яңгырый. Безнең сүзләребез дә бөек композиторның рухына дога булып ирешсә иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам.